Курган өлкәсе хөкүмәтенең хезмәт хакының бер өлеше янгыннан зыян күрүчеләргә биреләчәк
Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков хәбәр иткәнчә, төбәк хөкүмәте хезмәткәрләренең хезмәт хакының бер өлеше янгында зыян күрүчеләргә китәчәк. РИА Новости шул турыда яза.
«Хөкүмәт хезмәткәрләренең хезмәт хакының бер өлешен янгыннан зыян күрүчеләргә тапшырырга карар кылдык. Муниципаль хакимият органнары администрацияләре хезмәткәрләренә дә шулай ук эшләргә киңәш иттек. Аңлаган һәм ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт», – дип язган Шумков телеграмдагы каналында.
Ул билгеләп үткәнчә, акчаларны «Россия балалар фонды» реквизитларына күчерергә була.
Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 7 майда Курган өлкәсенең кайбер торак, дача бистәләрендә һәм торак пунктларында бик зур янгын чыкты. Беренчел мәгълүматлар буенча, гражданнар һәм хуҗалык субъектларына зур матди зыян килгән. Янгында 3 кеше һәлак булган, үлүчеләрнең төгәл саны билгеләнә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексы 293 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре (ваемсызлык) буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, 27 апрельдә янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.