Татарстанда янә кырау һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 10 майда, Татарстанда салкын һава торышы саклана, кырау төшүе көтелә, әмма температура фонының әкренләп күтәрелүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 6-11 метрга җитәчәк дип фаразлана.
Төнлә республика буенча һава температурасы -1..-5 градус (Казанда 0..-2 градус), көндез 14-19 градуска кадәр җылыначак (Казанда +16..+18).