Казанда Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланды
Казанда Җиңү көне традицион бәйрәм салюты белән тәмамланды. Кадрлар белән «Татмедиа» телеграм-каналы уртаклашты.
Салют 22.00 сәгатьтә башланып, берничә минут дәвам итте. Аны өч ноктада – «Казан» гаилә үзәге янында, Кремль яр буе янында һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе бинасы белән Кремль күпере арасындагы мәйданчыкта күрергә мөмкин иде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, салюттан соң казанлылар өчен махсус автобуслар бирелде.