Уфада «Галия мәдрәсәсе» мәдәни мирас объектын саклау зонасы чикләре расланды
Уфада төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Чернышевский урамындагы 5нче йортта урнашкан «Галия мәдрәсәсе»н саклау зонасы чикләре расланды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең шул хактагы карары 2023 елның 2 маенда имзаланган һәм хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Документ нигезендә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – «Галия мәдрәсәсе»н саклау зонасы чикләре билгеләнгән, шулай ук әлеге зоналар территориясе чикләрендә шәһәр төзелеше регламентына карата таләпләр һәм җирләрдән файдалануның махсус режимы раслана.
Башкортстан Республикасы Дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау идарәсенә, үз компетенциясе чикләрендә, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – «Галия мәдрәсәсе»н саклау зоналары булуы турындагы белешмәләрне Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның бердәм дәүләт мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) реестрына кертүне тәэмин итәргә кушылган.