Дәүләт Думасында мигрантларны махсус операциягә хезмәткә алу турында закон проекты эшләнә
Россия гражданлыгы булган мигрантларны, шул исәптән Урта Азия һәм Кавказ артыннан килүчеләрне махсус хәрби операция уздыру зонасына хәрби хезмәткә алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Шундый закон проектын КПРФ партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев әзерли. Ул бу хакта телеграмдагы каналында хәбәр итә.
Матвеев бу инициативага карата аңа бик күп комментарийлар җибәрелүен белдерә. «Асылын искә төшерәм: ике гражданлыгы булганнарны хәрби хезмәткә алу каралмаган, алар бары тик үз теләге белән генә РФ Кораллы көчләренә контракт белән бара ала. Шуңа күрә кичәге мигрантларның күпчелеге үз республикаларының паспортларыннан аерылмый һәм <...> алар өчен Россия Кораллы Көчләренә чакырылу һәм мобилизацияләнү каралмаган», – дип язган ул.
Сүз Россия армиясенең хәзерге подразделениеләренә күчерү максатында мобилизация һәм чакырылыш мөмкинлеге турында бара. Шул ук вакытта депутат хәрби дисциплинаны бозмасыннар өчен мигрантларны бер взводта ике-өчтән арттырмаска тәкъдим итә. Моннан тыш, ул аларның төзелеш батальоннарында хезмәт итә алуын да белдерә.
Ике гражданлыгы булган мигрантларны ул «хәрби хезмәттән качып калу»да гаепли, законнардагы җитешсезлекләрне «төзәтергә кирәк» дип белдерә.
Искәртәбез, былтыр Мәскәү хакимияте хәрби хезмәткә барырга теләүче мигрантларга ярдәм күрсәтәчәге турында игълан итте. Бу мәсьәләне аларга гадиләштерелгән «бердәм тәрәзә» режимында хәл итәргә вәгъдә иттеләр.