Миңнеханов Кострома мөселман җәмгыяте рәисен «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален тапшыру турындагы указны имзалады. Медаль ике кешегә тапшырылачак, диелә документта.
Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту, татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә сизелерлек өлеш керткән өчен аңа Кострома мөселман җәмгыяте рәисе Ришат Сәйдәшев лаек булды.
Әлеге медаль шулай ук Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте» Татар төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нурия Федоринага тапшырылачак.
Искәртеп узабыз, үткән атнада ТР Рәисе биш Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәтчәнен шушы медаль белән бүләкләде.