Путин Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга рөхсәт итте
РФ Президенты Владимир Путин бүгенге көннән башлап Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга һәм анда юлламалар сатарга (бу элек тыелган иде) рөхсәт итте. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
«Россия Федерациясе Президенты 2019 елның 21 июнендә кабул иткән «Россия Федерациясенең иминлеген, Россия Федерациясе гражданнарын җинаятьчел һәм башка төрле законсыз гамәлләрдән саклауны тәэмин итү буенча аерым чаралар турында»гы 287нче Указның үз көчен югалткан дип танырга», - диелә документ текстында.
РИА Новости агентлыгы мәгълүматлары буенча, Россия Туроператорлар ассоциациясе инде май аенда ук илләр арасында авиарейслар ачылуына өметләнә.
Элегрәк Путин шулай ук Грузия гражданнарына Россиягә визасыз керергә рөхсәт иткән иде.