Татарстанда балалар лагереннән әйберләр урлап чыккан 34 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр
Күпсанлы урлауларда гаепләнгән Мамадыш районы кешесенә суд хөкем карары чыгарды. Карак балалар лагереннән әйберләр урлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Мамадыш районы кешесе июль аенда Сутый авылында электр линиясеннән алюминий чыбык урлаган. Бер атнадан соң ул балалар лагеренә кереп, су насосы урлаган. Күпмедер вакыттан соң ир-ат районның спорт комплексларының берсенә керә һәм көнкүреш техникасы алып чыгып китә.
Быел гыйнвар аенда ир-ат яңадан караклыкка китә. Ярты ел элек булган балалар лагерына кабат үтеп кереп, төзелеш материаллары урлый. Зыянның гомуми суммасы 300 мең сумнан артык тәшкил итә.
Судта ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 350 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләнгән.