Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдән чыга
Бүген Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим бетерелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» 17 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелүен хәбәр иткән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы махсус режимнан тыш та ачык учак куллануга кайбер чикләүләр бар. Мәсәлән, ачык уттан иң якын объектка кадәр ара 5 метрдан да ким булмаска, коры үлән, ботаклар, яфраклар һәм башка төрле чүп яндырганда объект 15 метрдан да якын булмаска тиеш.
Моннан тыш, ачык утны махсус җиһазландырылган урыннарда түбәндәге таләпләрне үтәгәндә кулланырга рөхсәт ителә:
ачык утны куллану урыны тирәнлеге 0,3 метрдан да ким булмаган һәм 1 метрдан да артык булмаган чокыр рәвешендә булу шарт;
урын иң якын объекттан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта урнашырга тиеш: ылыслы урманнан – 100 метр, яфраклы урманнан – 30 метр;
территория 10 метр радиуста коры үләннән, янучан материаллардан чистартылырга тиеш;
ачык ут кулланган кешенең махсус янгын сүндерү чаралары, шулай ук янгын күзәтчелеге подразделениесен чакыру өчен мобиль элемтә чарасы булу мөһим.