Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылы кызы «Похвистнево районы гүзәле» исемен яулады
Самара өлкәсенең Урта Аверкино авылы Үзәк мәдәният йортында «Похвистнево районы гүзәле-2023» гүзәллек һәм талант конкурсы булды.
Анда районның авыл җирлекләреннән 9 кыз «Похвистнево районы гүзәле» титулы өчен көрәште. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Кече Ибрай авыл җирлегеннән Александрия Кошторова «Похвистнево районының гүзәле - 2023» булды.
Савруха авыл җирлегеннән Елена Гончаренко «тамашачылар мәхәббәте» бүләгенә ия булды.
Яңа Мансур авыл җирлегеннән Гөлнас Гайсарова «Вице-гүзәл» титулын яулады.
Конкурста катнашучылар бөтен матурлыгын һәм сөйкемлелеген, шулай ук интеллектуаль, иҗади һәм аш-суга осталыгын күрсәтергә тиеш иде. Калган катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.