Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсендә дәүләт имтиханы булды
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Гөлстан» мәдрәсәсендә чираттагы дәүләт имтиханы узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читтән торып белем алучы IV курс шәкертләре Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, «Гөлстан» мәдрәсәсе директоры Әхәт Салихов, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең баш Казый урынбасары Рәис хәзрәт Яфизов, «Гөлстан» мәдрәсәсе мөгаллиме Илгиз хәзрәт Тәкыйуллин составындагы контроль-имтихан комиссиясе алдында алган белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.
Быел мәдрәсәне 10 шәкерт тәмамлый, аларның күбесе Диния нәзарәте мәчетләрендә эшли инде.
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте составындагы «Гөлстан» мәдрәсәсендә шәкертләр, дини уку йорты мөгаллимнәре төзегән укыту программаларын кулланып, ислам нигезләре турында яңа белем үзләштерә. Мәдрәсә 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында ачылган, 2007 елның 14 ноябрендә теркәлгән. Мәдрәсәдә белем алу өчен бөтен шартлар да бар. «Гөлстан» мәдрәсәсенә теләгән һәркем укырга керә ала, диелә хәбәрдә.