Фәрит Мөхәммәтшин Әлки районында «Бердәм Россия» көнендә катнашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Татарстанның Әлки районында булып, анда Бердәм Россия» көнен үткәрде. Аны Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм районы башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Алар җирле предприятиеләр һәм социаль объектларны карады, кешеләр белән аралашты. Мөхәммәтшин шулай ук 16 мәктәп укучысына РФ гражданины паспортларын тапшырды.
Фото: Арина Потапова / «Татар-информ»
Мөхәммәтшин районга сәфәрен Каргалы авылындагы фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә торгызылган «Җиңү» парк ансамблендә чәчәкләр куюдан башлады. Шуннан соң парламент башлыгы ит ярымфабрикатлары җитештерелә торган «Әлки» кулланучылар кооперативында булды. Мөхәммәтшин шулай ук Базарлы Матактагы Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеен карады. Анда республикада бердәнбер космонавтика музей залы ачылган, аның экспозициясендә космонавтларның тренировка костюмнары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.
Фото: © Арина Потапова / «Татар-информ»
Аннары кунаклар Балалар иҗаты йортында булды. Биредә «Гражданлык сәгате» партия проекты кысаларында ул 16 укучыга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды.
Соңыннан Мөхәммәтшин җирле Мәдәният йортында Әлки районының партия активы белән очрашты. Партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, парламент башлыгы район җитәкчелегенең шул исәптән партия линиясе буенча җитди эшчәнлеген билгеләп үтте.
Фото: © Арина Потапова / «Татар-информ»
«Партия оешмасының республика муниципаль берәмлекләрендә «Бердәм Россия» көннәрен үткәрүгә бәйле данлы традициясе бар. Махсус операция шартларында безнең кешеләрнең милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауда, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә җаваплылыгын арттыру мөһим», - диде ул.
Олег Морозов «Бердәм Россия» көннәренең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу парламент күпчелеге партиясе һәм гражданнар арасындагы элемтәнең мөһим формасы.
Фото: © Арина Потапова / «Татар-информ»
«Бездән башка беркем дә» дигән партия механизмы һәм бердәмлектән башка без бүген җәмгыять алдына куелган бурычларны хәл итә алмаячакбыз. Россия парламентаризмы тарихында бүгенге кебек көчле партияара консолидация күзәтелгән чор булмады», - дип сүзен төгәлләде ул һәм «Бердәм Россия» җәмгыятьнең тупланганлыгын, илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын тәэмин итә дип белдерде.