Прокурорлар Татарстанның бер районында туфракның нефть продукты белән пычрануын ачыклаган
Табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстанның Әлмәт районында нефть продуктлары акканнан соң туфракның пычрануын теркәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Күзәтү ведомствосына бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, торба үткәргечне сүтү сәбәпле Югары Мактама авылы янында туфракның пычрануы хакында әйткән.
Күзәтү ведомствосы күрсәтмәсе буенча экологлар әлеге участокны тикшергән һәм туфракта нефть продуктларының күләме буенча күрсәткечләрнең артып китүен ачыклаган.
Оешма җитәкчесенә (нефть продуктлары аның гаебе белән аккан) бу хилафлыкны бетерү турында кисәтү белдерелгән.
Хәзерге вакытта әлеге участокта, туфракның уңдырышлы катламын торгызып, рекультивация үткәрелгән.