Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары Ульяновскида чыгыш ясады
Бүген Ульяновскида, яңа гына ачылган «Патриот» мәдәният йортында, Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары кунак булды.
Концертта төрле милләт биюләре, җырлары башкарылды. Өлкәнең мәдәният министры Евгенья Сидорова казанлыларга рәхмәт әйтеп, ел саен яз айларында Сембергә килергә чакырды.
Концерт барышында Ульяновск өлкәсе мәдәният министрлыгы белән Казан дәүләт мәдәният институты арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.