Пенсия алды яшендәгеләрнең хокуклары иң еш бозылган очракларны атадылар
Ел башыннан алып Дәүләт хезмәт инспекциясенә пенсия алды яшендәге татарстанлылардан хезмәткә хокуклары бозылу мәсьәләләре буенча биш мөрәҗәгать килгән. Шул исәптән республикада яшәүчеләр эштән китәргә мәҗбүр итүгә, больничный түләмәүгә һ.б. хокуклары бозылуга зарлана, дип хәбәр итте ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Евгений Беседин Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең социаль челтәрдәге аккаунтындагы онлайн-трансляция вакытында.
«Эштән җибәрмәү, эш графигы белән таныштырмау, эштән китәргә мәҗбүр итү, больничный түләмәү һәм эштән киткәндә исәп-хисап ясамауга бәйле шикаятьләр килде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча профилактика чаралары үткәрдек, эш бирүчеләргә кисәтү белдерелде, бу гражданнарның хезмәткә булган хокукларын торгызырга мөмкинлек бирде», - диде ул.
Гамәлдәге закон нигезендә пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә алудан баш тарткан очракта җаваплылык билгеләнгән, дип искәртте Беседин. Аерым алганда, пенсия алды яшендәге кешене нигезсез рәвештә эшкә алудан баш тарткан яки аны эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Закон бозучыга 200 мең сум күләмендә штраф яный яки аны 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итәчәкләр.