Актаныш басу-кырларындагы чәчүлекләргә кырау төшкән
7, 8, 9 май көннәрендә фаразланган салкыннар көткәннән дә күбрәк зыян салды. Актаныш районы хуҗалыкларының басу-кырларына кырау төшкән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Бакчалардагы алмагач, чия кебек шау чәчәктәге агачлар, яңа гына чәчәккә бөреләнгән викторияләрне салкын алды. Офыкларга кадәр сузылган басу-кырлар күзгә күренеп саргая - салкынның нәтиҗәсе шулай өч көннән соң беленә башлый икән. Юл буйларындагы каен-тирәк полосаларына да сарылык иңә, агач яфраклары саргаеп-кибеп бара.
Ә инде басу-кырларда хәлләр тагы да аяныч. Язгы чәчүләр тәмамланырга торганда, әле генә баш төртеп беренче кыяклары белән кояшка үрелгән басу культуралары саргаеп утыра.
Бигрәк тә Сөн елгасы буенда урнашкан «Алга» хуҗалыгы зур югалту кичерә. Баш агроном Илназ Нәбиев әйтүенчә, хуҗалыкның 500 гектар мәйдан чәчүлекләрен яңадан эшкәртергә кирәк. Бу көзге һәм язгы бодай, арпа, люцерна культураларын кабат чәчәргә туры киләчәк дигән сүз.
Фото: © «Актаныш»