2024 елдан хәрби табиблар 2 миллион сумга якын бер тапкыр түләнә торган акча алачак
2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Хөкүмәте хәрби табиблар һәм медицина персоналына ярдәм күрсәтүне күздә тоткан программа гамәлгә ашыра башлый. Гарнизон медицина учреждениеләренә эшкә килүче табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары 500 меңнән 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр алачак. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүнең күләме хәрби частьләрнең урнашкан җиренә бәйле булачак. Программада медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар да катнаша ала. Төп шарт – биш елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзү.
Ерак Төньяк районнары һәм Россиянең Арктика зонасы төбәкләрендә торак пунктлардан читтәге хәрби частьләрдә эшләүче табиблар өчен компенсация күләме - 2 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен 1 миллион сум тәшкил итә.
Ерактагы һәм барырга кыен булган урыннардагы гарнизон медсанчастьләрендә эшләүче табибларга – 1,5 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына 750 мең сум түләнәчәк.
Башка территорияләрдә торак пунктлардан читтә урнашкан хәрби частьләрдә хезмәт куючы медицина персоналына килгәндә, биредә табиблар – 1 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары 500 мең сум күләмендә түләүләр алачак.