Путин Татарстанның ике кешесен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде
Татарстанда яшәүче Рөстәм Әхмәдишин һәм Гөлнара Фазлыева «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Республикада яшәүчеләр «гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге казанышлары» өчен бүләкләнә, диелгән документта.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Азнакай район дәүләт берләшмәсенең баш ветеринария табибы Рөстәм Әхмәтшинга һәм Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Нәгыйм Галиуллинга «Россиянең атказанган ветеринары» дигән мактаулы исем бирде.