Мөфти Мәликә Гыйльметдинованы Нәзарәт медале белән бүләкләде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинованы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.
- Мәликә Гыйльметдинова – Белем бирү-тернәкләндерү үзәгенә нигез салган, бүгенге көндә дә аны җитәкләүче, «Инвалидларга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, инвалидлар белән эшләү буенча методик кулланмалар авторы күрмәүчеләр өчен Брайль язуы, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен ишарәләр теле, тифлопедагогика буенча белгеч.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәликә ханымны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм социаль хезмәт юлындагы күпьеллык эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.