Башкортстан Хөкүмәтендә умартачылыкны үстерү өчен субсидия бирү хакында сөйләштеләр
Башкортстан Хөкүмәтендә төбәктә умартачылыкны үстерү өчен субсидия бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бүгенге көндә республика товар балы җитештерү буенча Россиядә лидер санала, дип искәрттеләр утырышта.
«2022 елда төбәктә 7 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. Бу 2021 елга караганда 20 процентка диярлек артык», - дип искәртте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән быелның февралендә башкорт бал корты популяциясен арттыру һәм халык традицияләрен саклауга юнәлдерелгән программа әзерләнде. Ул шулай ук туристик маршрутларны формалаштыруга һәм төбәкнең уңай туристик имиджын булдыруга ярдәм итәргә тиеш.