Уфада легендар дивизия командиры Миңнегали Шәйморатов турында китап чыкты
Зәйнәп Биишева исемендәге Башкорт «Китап» нәшриятында тарихчы Фәрит Вахитовның «Триумф и трагедия генерала Шаймуратова» дигән китабы басылып чыкты. Басма «Мәктәп китапханәсе» сериясендә дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, китапның беренче басмасы 2019 елда – легендар дивизия командирының тууына 120 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән иде. Басмада 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал Миңнегали Шәйморатовның тормыш һәм сугышчан юлы тасвирлана, дип белдерделәр агентлыкка нәшриятның матбугат хезмәтендә.
Танылган журналист Фәрит Вахитов Шәйморатовка багышланган китапны 30 елдан артык язган, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышкан урыннарда булган. Китапта легендар геройның әдәби образын тудыруга омтылыш ясалган.