Татарстанда беренче розарий барлыкка киләчәк
ТР Мамадыш районы матбугат хезмәте
Татарстанда беренче розарийны Мамадыш районында төзергә җыеналар. Аны Мамадыш кешесе 31 яшьлек Ромик Палян башкарып чыгарга җыена. Бер гектар җирдә ул атнасына 40 меңгә кадәр роза үстерә ала, нигездә, Голландия сортларына өстенлек биреләчәк.
«Татар-информ»га район хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шушы күләмдәге розаны урнаштыру белән проблема булмаячак. Чәчәкләрне Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия һәм Киров өлкәләренә дә җибәрергә планлаштыралар.
Теплица корылмасын якын арада җыя башлыйлар, производство октябрь-ноябрьдә эшли башлый. Киләчәктә эшмәкәр «Вятка» сәнәгать зонасында производство мәйданын һәм чәчәк санын арттырырга уйлый.
Производствода төп процесслар автоматлаштырылган. Бер гектар теплицада гадәттә 20гә якын кеше эшли. Хәзер производствога инженер, оператор, чәчәкчеләр һәм нәкъ менә розалар белән эшли торган агроном (Татарстанда бик сирәк очрый торган һөнәр иясе) кирәк. Мамадышка Нидерландтан белгеч чакырырга мөмкиннәр.