Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек баланы таптаткан, аны Казан хастаханәсенә китергәннәр
Кичә кич Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек малайны таптаткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
70 яшьлек йөртүче җәяүлеләр юлында баланы таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә малайның башы имгәнгән. Башта малайны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә, аннары Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларга кирәклеген искәртә. Аларга юл аша дөрес чыгу, ишегалдында үзеңне тоту, юлның куркыныч участокларында игътибарлы булу, светофор сигналларын үтәү турында аңлатырга кирәк.
12 яшькә кадәрге балаларны автомобильләрдә махсус утыргычларда йөртергә, баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.
социаль челтәрләр