Халыкара Нуриев фестивале KazanForum мәдәни программасын ачты
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумының мәдәни һәм эшлекле чаралары программасын ачты. Киләсе атнада күргәзмә, концерт, спорт ярышлары һәм эшлекле очрашулар дәвам итә һәм Болгарда «Изге болгар җыены» бәйрәме белән тәмамлана.
Нуриев фестивале белән бер үк вакытта Казанда KazanForum көннәрендә Рахманинов исемендәге «Ак сирень» халыкара фестивале уза. Ә 16-19 майда Казан теннис академиясендә футбол буенча Фиджитал-уеннар була.
Казанда төп эшлекле программа алдыннан 17 майда «Бизнесны чит ил базарларына чыгару практикасы һәм механикасы» темасына гамәли конференция, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII яшь дипломатлары форумы һәм Сәүдә-сәнәгать палаталарының Халыкара форумы уза.
Ә 18 майда «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә форумның эшлекле сессияләре башлана. Биредә Russia Halal Expo халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсе ачыла һәм шеф-поварларның халыкара кубогы була. Ә «Ак бүре», «Триумф» спорт комплексларында һәм Казанның Спорт сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының суперфиналы көтелә.
19 майда Казан Ратушасында «Россия - Ислам дөньясы: Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр динара хезмәттәшлек нигезе буларак» стратегик караш төркеме утырышы була. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Шул ук көнне «Казан» агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл-индустрия ярминкәсе ачыла, ә Болгарда татар дин әһелләренең Бөтенроссия форумы башлана.
20 майда «Корстон» комплексында Modest Fashion Day мода фестивале үткәрелә, шулай ук KazanForum кунакларын Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге буйлап экскурсия көтә.
Ниһаять, 21 майда форумның төп программасы Болгар шәһәренә күчә, анда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак. Бәйрәм кунакларын мәдәни һәм экскурсия программалары, шулай ук көрәш буенча халыкара ярышлар көтә.