Миңнеханов Сәфәровны татарстанлыларның Россия Президентына ышанычы өчен җаваплы итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча чаралар координаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертте. Документ Татарстан җитәкчесенең сайтында пәйда булды.
Шулай итеп, татарстанлыларның Россия Президентына, Федерация субъектларының иң югары вазифаи затларына ышанычы өчен җаваплы итеп ул республика Рәисенең Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны билгеләде.
Моннан тыш, исемлеккә республиканың икътисад министрлыгы башлыгы Олег Коробченко кертелгән, ә сәнәгать һәм сәүдә ведомствосының элеккеге җитәкчесе Альберт Кәримов координаторлар арасыннан алынган.