Зәй шәһәре прокуроры авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә
16 майда Зәй шәһәре прокуроры Сергей Урванцев Югары Пәнәче һәм Бигеш авылы җирлекләрендә гражданнарны кабул итүләр үткәрә. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Кабул итүләр вакыты Югары Пәнәче авыл җирлеге башкарма комитетында (Үзәк урам, 20нче йорт адресы буенча) иртәнге сәгать 9дан 10га кадәр, ә Бигеш авыл җирлеге башкарма комитетында (Клуб урамы 1нче йорт адресы буенча) көндезге сәгать унберенче яртыдан уникенче яртыга кадәр билгеләнгән.