Татарстанда салкыннар аркасында 30 мең гектар яңа чәчүлек зыян күргән
Узган атнада Татарстанда 30 мең гектар чәчүлек зыян күргән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Әйтик, Баулы, Лениногорск һәм Минзәлә районнары аеруча зур зыян күргән, дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Салкыннан зыян килгән мәйданнарда яңадан чәчү эшләре планлаштырыла, дип хәбәр итте Җәббаров. Ул гадәттән тыш хәлләр вакытында чәчүлекләрне иминиятләштерү кирәклеген искәртте. Бүгенге көндә иминиятләштерелгән чәчүлекләрнең мәйданы 509 мең гектар тәшкил итә.
Гомумән алганда, бүгенге көндә язгы культуралар 1 млн 742 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 95 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте ул. Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү, Җәббаров әйтүенчә, 95 процентка, шикәр чөгендере – 100 процентка, көнбагыш 97 процентка башкарылган.
Муниципаль районнар арасында чәчү кампаниясен алты район – Нурлат, Тәтеш, Сарман, Зәй, Алексеевск һәм Яшел Үзән районнары вакытыннан алда тәмамлаган.