Рөстәм Миңнеханов KazanForum чараларын оештырганда иминлекне тәэмин итәргә кушты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForumның барлык чараларын иң югары дәрәҗәдә уздыруны һәм туризм, кунакчыллык һәм транспорт объектларының җайга салынган эшен тәэмин итүне йөкләде. Форумны оештыруда иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк, дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
KazanForum масштаблы чаралары республика башкаласында киләсе атнада ук узачак, шәһәргә Россия һәм чит илләрдән күп кунаклар киләчәк, дип искәртте Миңнеханов.
«Күп сессияләр планлаштырылган. 19 майда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы узачак. Катнашучыларның шактыен 20 майда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында көтәбез. Ә 21 майда без Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасында катнашачакбыз», – дип китерә республика җитәкчесе сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Бу шартларда иң җитди игътибар иминлекне тәэмин итү өлкәсенә юнәлтелгән булырга тиеш, дип белдерде ул, хокук саклау системасына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына зур бурыч йөкләнүен искәртеп.
«Туризм, кунакчыллык, транспорт объектларының җайга салынган эшен тәэмин итәргә кирәк», – диде ТР Рәисе.