Төзелеш министры: Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның яртысы диярлек үтәлгән
Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 411 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 45,5 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә. Аның әйтүенчә, коммерцияле торак төзүчеләр экваторга иң якыны - алар планда каралганның 47 процентын башкарган.
Коммерцияле төзүчеләр гомуми мәйданы 670 мең квадрат метр булган 93 күп фатирлы йорт төзегән, дип хәбәр итте министр.
«Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 67 мең квадрат метрлы 17 йорт гомуми йөкләмәләрнең 42 процентын тәшкил итә, - дип өстәде ул. - Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 45 процентка үтәлгән».
Әзер йортларның гомуми мәйданы 674 мең квадрат метр тәшкил итә, дип китерә Айзатуллин сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте.