Питрәч районының өч укытучысына мактаулы исем бирелде
Питрәч районының Ленино-Кокушкино урта мәктәбе директор Ирина Шароновага, география укытучысы Зефир Әхмәтҗановка, физкультура укытучысы Алексей Чукуровка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Алга» газетасы хәбәр иткәнчә, алар мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнде.