Башкортстанның Мәчетле районында яңа мәчет ачылды
Башкортстанның Мәчетле районы Сөләйман авылында яңа мәчет ачылды.
Тантаналы чарада Мәчетле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альберт Сәгъдәтов, Лемез-Тамак авыл җирлеге башлыгы Раил Низамов, Мәчетле районы мөхтәсибе Азамат Вәлиев, күрше авыл һәм район имамнары, авыл халкы, шулай ук төзелештә эшләүчеләр катнашты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Мәчет төзелешендә актив катнашкан кешеләргә республика мөселманнары Диния нәзарәте, район мөселманнар оешмасы Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар һәм авылда яшәүчеләр яңа мәчеттә өйлә намазын укыды.
Яңа мәчеткә бүләкләр тапшырылды. Тантана авыл клубында тәмамланды, анда кунаклар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.