Татарстанда зәркән кибетен талаучылар видеога эләккән
Татарстанның Зәй районы сәүдә үзәкләренең берсендә зәркән кибетен талаучылар видеога эләккән.
Кадрларда күренгәнчә, битлек кигән өч ир-ат бер минут эчендә зәркән кибетенең пластик ишекләрен ача һәм 40 секундтан бер-бер артлы йөгереп чыгалар. Аларның берсе иңбашында зәркән эшләнмәләре салынган капчык белән чыга.
«Якынча мәгълүматлар буенча, 5 миллион сум чамасы бәягә зәркән эшләнмәләре урланган», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га әлеге вазгыять белән таныш чыганак.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әлегә бу хәл турында комментарий бирмиләр.