Мәскәү ислам институтында Азәрбайҗан фәне һәм мәдәният көннәре була
15-17 майда Мәскәү ислам институтында беренче тапкыр Гейдар Алиевның 100 еллыгына багышланган Азәрбайҗан Республикасы фәне һәм мәдәният көннәре узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фән һәм мәдәният көннәре кысаларында «Россия Федерациясенең һәм Азәрбайҗан Республикасының мәдәни һәм фәнни элемтәләрен үстерүдә теология һәм мультикультурализм практикасының роле» темасына түгәрәк өстәл була. Шулай ук Азәрбайҗан - минем туган илем!» дигән китап күргәзмәсе ачыла, ул Азәрбайҗанның милли лидеры, күренекле сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Гейдар Алиевның 100 еллыгына багышланган. Азәрбайҗан теология институты ректоры Агил Шириновка Мактаулы профессор дипломын тапшыру тантанасы да була.
Фән һәм мәдәният көннәре чараларына Азәрбайҗанның һәм Россиянең күп кенә күренекле җәмәгать, фән эшлеклеләре, дипломатлар, шулай ук педагогик һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре, көнчыгыш өйрәнүче белгечләр, теологлар, тарихчылар, фәлсәфәчеләр, дин әһелләре һәм башкалар чакырылган.
Чараларны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Азәрбайҗан теология институты оештыра, диелә хәбәрдә.