Фәрит Мөхәммәтшин «Мәктәп волейбол лигасы» җиңүчеләренә кубоклар тапшырды
Бүген Казанның Волейбол үзәгендә Татарстанның Ⅴ сезон «Мәктәп волейбол лигасы» финал уеннары узды. Яшь егетләр арасында Баулы районының 2нче мәктәп укучылары, кызлар арасында Казанның 6нчы мәктәп укучылары җиңү яулады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин яшь чемпионнарга Кубоклар тапшырды.
Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Мәктәп волейбол лигасы»нда катнашучылар кабат югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын күрсәтте. Татарстанда турнир бишенче тапкыр уздырыла. Бүген ул мәктәп һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр администрацияләре, мәгариф һәм спорт министрлыклары ярдәме, шулай ук ата-аналар катнашында танылу һәм хуплау алды», - диде Мөхәммәтшин.
«Мәктәп волейбол лигасы»ның бишенче сезоны Татарстанның төрле мәгариф учреждениеләреннән 27 мең яшь егетне берләштерде. Турнирда 5 мең команда катнашты. Гомумән алганда, 11 меңнән артык уен уйналды.
Михаил Захаров / «Татар-информ»