Теләченең Җәнәй авылында яңа мәчетнең беренче нигез ташы салынды
Теләченең Җәнәй авылында яңа мәчеткә беренче нигез ташы салынды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Мәчет салыначак нигездә Әгъләмҗан бабай белән Бибиниса әби алты бала үстергән. Мәчет аларның тәүге балалары Рәшидә исеме белән аталачак. Аның оныгы Гөлнара, тормыш иптәше Айдар якыннары нигезендә мәчет салу ниятенә килә.
Изге эштә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм башка кунаклар катнашты.