Төркиядә президент сайлауларында Эрдоган беренче турда җиңә алмады
Төркиянең «Анадолу» дәүләт агентлыгы мәгълүматлары буенча, Төркиядә президент сайлауларында 98,89 процент бюллетеньнәр эшкәртелгән. Бер кандидат та президент булып сайлану өчен тиешле 50 проценттан артык тавыш җыя алмаган. Шулай итеп, бер кандидат та, шул исәптән хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган да беренче турда җиңә алмады.
Рәҗәп Эрдоган 49,35 процент тавыш җыйган. Башка кандидатлар - Кемал Кылычдароглу - 45 процент, Синан Оган - 5,22 процент, Мөхәррәм Инҗе - 0,43 процент.
Икенче тур 28 майга тәгаенләнгән.
Президент сайлаулары 14 майда 17.00 сәгатьтә төгәлләнде.
Хәзерге президент Эрдоган 2014 елдан бирле идарә итә. Аңа кадәр, 2003 елда аның партиясе парламент сайлавында җиңеп чыгып, ул премьер-министр булган иде. Шулай итеп, Эрдоган 20 ел ил белән идарә итә дияргә мөмкин. Сәясәтче, сайлауда җиңелгән очракта, хакимияттән китәргә әзер булуын әйткән иде. Ул «кем тавыш бирү нәтиҗәләрен хөрмәт итми, шул милләтне хөрмәт итми», дип белдерде.
Сайлауда Эрдоганның төп көндәше - берләшкән оппозиция вәкиле (алты партия) Кылычдароглу. Ул 2010 елдан Республика халык партиясе рәисе. 2009 елда Истанбул мэрына сайлауда катнашты, әмма җиңә алмады.
Сәясәтчеләр сайлауга кадәр үк икенче тур ихтималы зур дип фаразлаганнар иде.