Төркиядә президент сайлауның икенче туры игълан ителде
Төркиянең Югары сайлау комиссиясе президент сайлауның икенче турын рәсми рәвештә игълан итте, ул 28 майда узачак. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Безнең оешма, кандидатларның берсе дә 50 процент тавыш җыя алмауга бәйле килеп чыккан хәл нигезендә, якшәмбе, 28 майда президент сайлауның икенче турын уздырырга карар кылды. Мондый хәл Төркия тарихында беренче тапкыр булачак», - дип белдерде комиссия җитәкчесе Әхмәт Йенер матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, 15.15 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Эрдоган 49.51 процент тавыш ала, Кылычдароглу 44.88 процент, Оган 5.17 процент, шул ук вакытта чит илләрдә тавыш биргән 35 меңнән артык сайлаучы бюллетененең нәтиҗәләре әле дә исәпләнмәгән. Төркиядәге участокларда тавышларны санау тәмамланган (100 процент).