Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Бүген Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең финалы узды. Республика этабы җиңүчеләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Фестиваль программасы милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсеннән һәм «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» гаилә командалары бәйгесеннән торган. Анда гаиләләр үз шәҗәрәләрен концерт номеры белән тәкъдим иткән һәм милли костюмнар күрсәткән.
Фестиваль муниципаль, зона һәм республика этапларына бүленгән. Быел зона этабында Казаннан Лозов-Ярцевлар, Саба районыннан Хантимеровлар, Ютазы районыннан Габдрахманов, Зәй районыннан Әхмәтҗановлар, Аксубай районыннан Андреевлар, Кайбыч районыннан Гарәфетдиновлар гаиләсе финалист булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов командаларның таланты, бердәмлеге һәм үз нәселе тарихына мәхәббәте белән таң калдыруын, гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәк мисалын күрсәтүен, нәсел реликвияләре һәм риваятьләре белән сокландыруын әйтте.
«Сезнең гаиләнең тарихы – сезнең өчен генә түгел, ә сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, аларның балалары өчен дә таяныч. Хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру мөһим. Еллар узган саен үткәннәр турында – ил, туган як, гаилә тарихы турында ешрак уйланабыз. Татарлар җиде буын ата-бабаны белергә тиеш, дип, элек-электән әйтеп килгән», – диде ул.
Татарстан Рәисе фикеренчә, шәҗәрә бер нәсел вәкилләрен санап кына чыкмый, ә бер-берсен алмаштырып торган бердәм агымның аерылгысыз өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. «Бүген нәсел тарихын өйрәнү, шәҗәрәләр төзү популярлашу сөендерә. Шәҗәрә фестивале бишенче тапкыр уздырыла инде. Бу безгә нәселдәге гореф-гадәтләрне сакларга, үстерергә, гаилә бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә, Татарстан һәм үз гаиләңнең тарихына кызыксындыру булдыра», – диде ул.
Биш ел эчендә бәйгенең барлык этапларында 45 районнан 700гә якын гаилә катнашкан – бу 100 меңнән күбрәк кеше дигән сүз, диде республика җитәкчесе. «Бу саннар артында бик зур һәм четрекле эш тора. Барлык гаиләләр дә беренче урынга лаек. Бу бик яхшы үрнәк, чөнки гаилә кыйммәтләре илебезне сакларга ярдәм итә. һәр гаилә – ул төбәк, республика, ил тарихы», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу эшнең алга таба да дәвам итүен теләде. Шуннан соң ул җиңүчеләрне бүләкләде. Бишенче фестивальдә беренче урынга Саба районыннан Хантимеровлар гаиләсе, икенче урынга Аксубайдан Андреевлар гаиләсе, өченче урынга Казаннан Лозов-Ярцевлар гаиләсе лаек булды.
Бәйгенең республика этабында җиңүчеләргә дипломнар һәм беренче урынга лаек булучыларга 150 мең, икенче урынга 130 мең, өченче урынга 100 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты 2019 елда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» шәҗәрә бәйрәме проектын башлап җибәрде. Ул шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстанның һәм үз гаиләң тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Узган ел шәҗәрә бәйрәме «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» Шәҗәрә фестивале дип үзгәртелде. Фестивальнең биш еллыгы уңаеннан быел истәлек китабы чыгару планлаштырыла. Анда гаилә тарихлары, аларның гореф-гадәтләре, шәҗәрәләре керәчәк. Чыгышларның фотолары һәм видеолары QR-код ярдәмендә карап булачак.