Синоптиклар Татарстанда +26 градуска кадәр җылы булачагын әйтте
Киләсе көннәрдә Татарстанда җылыта. Югары басымлы катлам килү белән, явым-төшем булмаячак. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада яшен көтелә, әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үк яңгырлар көтелми. Һава температурасы төнлә +5..+13 градус һәм көндез +20..+26 градус булачак.
Фаразланганча, 19 майда һава торышы җылы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометр баганалары +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.