Уфада Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев сайтын тәкъдим итү чарасы узды
Башкортстан Республикасы Милли архивында шагыйрь, галим-филолог, публицист, җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның мультимедия архивы презентациясенә багышланган тантаналы чара узды. «Башинформ» шул турыда яза.
«Әлеге мультимедия архив Башкортстан Республикасы Башлыгының 2019 елның 1 октябрендәге «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турында» указын үтәү өчен әзерләнгән. Озак вакыт дәвамында архивчылар сайт булдыру өчен документлар, шулай ук «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең аудио-видеоматериалларын җыю буенча зур эш башкарды», – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фәтхуллин.
Күренекле шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты Равил Бикбаевның шәхси архивыннан документларны шагыйрьнең хатыны Фәридә Бикбаева Милли архивка тапшырды.
Фондка халык шагыйренең иҗади, фәнни, иҗтимагый эшчәнлеге материаллары, шул исәптән кулъязмалар, китаплар, фотолар кергән.