Рөстәм Миңнеханов Россия Фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Фәнни-технологик үсеше комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсенә дәүләт ярдәме чаралары, тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә идарә итү системасын камилләштерү, шулай ук фәнни тармакның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасыннан утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.