Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган табибны искә алачаклар
Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машиналары автойөреше узачак. Аны клиника оештыра. Бу клиниканың бер хуҗасы табиб-педиатр Николай Зотов булган, ул мобизациягә эләккән.
Оештыручылар әйтүенчә, автойөрештә 5 ашыгыч ярдәм машинасы катнашачак. Клиника офисыннан колонна Хәтер мемориалына кадәр барачак һәм маршрут Николай Зотов җирләнгән шәһәр зираты янында тәмамланачак.
Чаллы клиникасы табибын узган елның кышында өлешчә мобилизация буенча чакырганнар. «Татар-информ» бу турыда хәбәр иткән иде. Зотов махсус хәрби операция зонасына беренче эшелонда киткән. Декабрь башында ул Воронежга гуманитар йөк алырга барган вакытта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.