Мәскәү татарлары Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алды
Мәскәүдә РСФСРның халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Ибраһимовны искә алдылар. Бу хакта автономиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ул музыка һәм җыр аша татар халкы белән бәйләнештә була, аның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына һәм автономия чараларында актив катнаша. Җырчы Россиядә татар һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыру өчен күп эшләде. Ренат Ибраһимов – гомумроссия мәдәни киңлегендә иҗтимагый әһәмиятле шәхесләрнең берсе иде», диелә хәбәрдә.
Татар халык җырчысы Ренат Ибраһимов нәкъ бер ел элек вафат булды