Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2023

«Татар утары»нда мөселман илләренең милли ашларын әзерләп күрсәттеләр

0
«Татар утары»нда мөселман илләренең милли ашларын әзерләп күрсәттеләр

Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV халыкара форумы кысаларында 5 илнең шеф-пешекчеләре милли ашларын тәкъдим итә. Дөнья халыклары кухнясы фестивалендә төрек, азәрбайҗан, алжир, иран, үзбәк, татар халыкларның ашлары белән танышырга мөмкин. Фестиваль иртәгә дә көн дәвамында барачак.

Бүген Татарстан журналистларын «Татар утары»нда азәрбайҗан милли ашлары һәм «Каз» (»Гусь») ресторанында алжир милли ашларын тәкъдим иттеләр. Азәрбайҗаннан килгән пешекче Зия Шахбазов люля-кебаб, долма, пылау, карабах кятасы, кутаб кебек азәрбайҗан милли ашлары белән таныштырды. Аларны пешекчеләр әзерләп күрсәтте.

«Без люля-кебабны бәрән итеннән генә әзерлибез, Россиядә сыер итеннән дә пешерәләр. Кутаб нәкъ сезнең кыстыбый кебек. Гадәттә, эченә яшел үләннәр, сыр салабыз. Гранат белән бәрән ите яки кабак белән әстерхән чикләвеге кушып та әзерлибез. Аннан соң кыздырабыз. Азәрбайҗан халкы бер кешегә биш кутаб ашый. Нигездә, хатын-кызлар пешерә. Пылауны бытбылдык йомыркасы белән дә ашыйбыз», - ди Зия Шахбазов.

«Ливан, Иран, Тунис, Палестина, Кыргызстан, Иордания, Мальдивлар, Алжир, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаныннан шеф-пешекчеләр килә. Россиядән ике команда - Мәскәүдән рус ашлары һәм Казаннан татар ашлары пешекчеләре катнаша. Аларның барысына да хәләл стандартлары нигезендә ризык әзерләргә туры киләчәк. Форумда Казан Экспода шеф-поварлар ярышы 18-19 майда узачак. Анда 100 пешекче катнаша», - диде журналистларга Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Бөтендөнья ислам кулинария берлеге президенты, «Шеф-пешекчеләр ярышы»ның жюри рәисе Таһир Әмирсланов Татарстанда хәләл рестораннар үсеш кичерер, хәләл пешекчеләр артыр дип өметләнә. «Элек хәләл продукциясенә генә стандартлар бар иде. Әмма хәләл әзерләү, хезмәт күрсәтү стандартлары юк иде. Без аны барлыкка китердек. Хәзер шул юнәлешләрне тормышка ашырабыз», - дип әйтте ул.

«Зөфәр Гаязов бу юнәлештә безнең белән эшләр дип уйлыйм, чөнки ул Татарстанның дөньяда милли ашлары буенча алдынгы булуын тели. Ноябрьдә Татарстан Истанбулдагы хәләл-кухня буенча дөнья чемпионатында катнашачак. Чемпионат 2009 елда Азәрбайҗанда уздырыла башлаган иде. Аннан соң төрле илләрдә оештырылды. Татарстан Рәисенә рәхмәт, ул республиканың аш-су мәдәнияте үсеше белән кызыксына», - диде ул.

Таһир Әмирасланов «хәләл ризык» төшенчәсен икенче төрле «сәламәт азык» дип аңлатты. «Ислам динен тоткан әби-бабаларыбыз меңләгән еллар буе хәләл ризык – сәламәт азык белән тукланган. Хәләл ризык ашап, без сәламәт булабыз, дигән сүз. Хәләл рестораннар булганда халык исерткеч эчемлекләр эчмәячәк, сәламәтлеген кайгыртачак. Без сәламәт туклану рәвешен пропагандалыйбыз, хәләл азык – сәламәт туклану стандарты», - ди ул.

Бөтендөнья ислам кулинария берлеге президенты мөселман пешекчеләрен дөньяга танытырга кирәк, дигән фикердә. «Бөтен дөньяда француз, корея һ.б. пешекчеләрнең исемнәрен беләләр. Ә татарларның горурлыгы – аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановны дөньяда кем генә белә икән? Аның исемен дә танытырга кирәк. Чемпионатлар үткәргәндә пешекчеләргә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге медальне тапшырсыннар иде», - дип саный ул.

«Ислам дөньясында, чит илләрдә татар ашларын таныту өчен эшләргә кирәк. Менә хәзер чит илләрдән килгән пешекчеләр милли ашларыбызны ашап карады: «Нигә без бу ашларны чит илдә дә күрмибез?» – диләр. Форум кысаларындагы «Шеф-пешекчеләр ярышы»нда үзебезнең милли ашларны, мәдәниятебезне күрсәтә алачакбыз», - дип өстәде Зөфәр Гаязов.

 
  • «Каз» ресторанында алжир пешекчеләре фрик ашы, чахчуха дфер, чран әл софра кебек ризыклар әзерләде. «Туган авылым» ресторанында - төрек, «Milli» ресторанында - үзбәк, «Чирәм» ресторанында иран милли ашлары тәкъдим ителә, милли ашларны теләге булган һәр кешегә сатып алып, татып карарга мөмкин. Милли ашларны «Чирәм», «Милли», «Мираж», «Каз» («Гусь»), «Татар утары», «Туган авылым» рестораннарында тәмләп карарга була.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия





Москва

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин принял решение о создании новой зоны отдыха у воды в Южном Чертанове



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России