KazanForum кунаклары спектакльләрне инглиз һәм гарәп телләрендә карый ала
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum - 2023» Халыкара икътисади форум кунаклары өчен зур мәдәни программа әзерләнгән. Төрле илләрдән килгән делегатлар өчен Казан театрларында инглиз һәм гарәп телләренә синхрон тәрҗемә була. Программаны Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ирада Әюпова игълан итте.
«Форум узган көннәрдә барлык театрларда да диярлек инглиз һәм гарәп телләренә синхрон тәрҗемә булачак. Бу спектакльләрне без кунаклар да карый алсын өчен куябыз», - диде мәдәният министры.
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале кысаларында өч спектакль тәкъдим ителә. Иртәгә, 17 майда, Опера һәм балет театрында «Алтын Урда», 19 майда «Анюта», ә 20 майда «Жизель» балетлары була.
20 майда Камал театрында «Бабайлар чуагы», 21 майда «Бию пәрие» спектакле тәкъдим ителә.
«Мин «Мөһаҗирләр» спектаклен тәкъдим итәр идем. Әйе, ул катлаулы, әмма без аны программага керттек», - дип искәртте Ирада Әюпова.
Моннан тыш, 18 майда Камал театры мәйданчыгында Буа драма театры «Дәрвиш» моноспектаклен тәкъдим итә. Тинчурин театры мәйданчыгында кунакларга «Идегәй», «Ашина», «Кара пулат» спектакльләрен күрсәтеләчәк.
Качалов театрында 18 һәм 19 майда Чечня Республикасының Лермонтов исемендәге драма театры «Бэла» спектаклен күрсәтә, ә 20 майда «качаловлылар» үз репертуарыннан «Дядюшкин сон» спектаклен тәкъдим итә. Казан форумына гаиләләре белән бергә килгән катнашучылар өчен «Әкият» курчак театрында репертуар сайланды.