Мохтаҗ студентларга түләнә торган матди ярдәмнән 13 процент салым тотып калынмаячак
Студентларга матди ярдәм түләүләреннән керемгә салым (13 процент) алмаячаклар. Дәүләт Думасы шундый закон кабул итте. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Документны «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тәкъдим итте.
Югары уку йортлары һәм көллият студентлары еш кына социаль якланмаган категориягә әверелә, чөнки еш кына ата-анадан аерым һәм торак арендалап яшәргә мәҗбүр була, диелгән документка аңлатма язуында.
Аларның стипендияләре аз, уку белән мәшгуль булу сәбәпле, даими эшкә урнаша алмыйлар.
Яңа закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.