Саратов Җәмигъ мәчетенең якшәмбе мәктәбендә бәйрәм ярминкәсе үтте
Саратов Җәмигъ мәчете карамагындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә уку елы тәмамлану уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Чара катнашучыларга Саратов Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Бибарсов мөрәҗәгать итте. Ул «Мәктәп» укучыларының укытучыларына һәм ата-аналарына бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яшь мөселманнарга җәйге каникулларын яхшы уздыруларын теләде.
«Мәктәп» җитәкчесе Камил хәзрәт Мамедбейли билгеләп үткәнчә, якшәмбе мәктәбендә укучылар бер ел дәвамында Ислам нигезләрен тырышып өйрәнгән. Һәр яхшы гамәл һәм дәресләрдә дөрес җаваплар өчен укучыга мактабик (Мәктәп валютасы) бирелгән.
Укуда аеруча тырышлык күрсәткән укучылар мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Чара барышында «Мәктәп» укучыларының әти-әниләре укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга бүләкләр тапшырды.
Рәсми өлештән соң малайлар һәм кызларга аниматорлар белән уеннар һәм төрле конкурслар оештырылды. Шулай ук яшь мөселманнар җыелган мактабикларны бәйрәм ярминкәсе вакытында уенчыкларга, тәм-томнарга, иҗат җыелмаларына һәм спорт инвентарьларына алыштыра алды, диелә хәбәрдә.