КНИТУ-КХТИ ректоры итеп Юрий Казаков сайланды
Биш елга Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры итеп Юрий Казаков сайланды, ул моңа кадәр югары уку йорты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкарды. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) хезмәткәрләре һәм укучылары конференциясендә аның кандидатурасы өчен делегатларның күпчелеге тавыш бирде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
«Конференция башланганда ректор вазифасына кандидатлар икәү иде - ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков һәм НХТИ (Түбән Кама химия-технология институты) директоры Илдар Әхмәтов. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган кандидатларның өченчесе – фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректор вазифаларын башкаручы Руслан Сафин – кичә үз кандидатурасын алды», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Югары уку йорты җитәкчесе вазифасында Казаков фәнни-белем бирү бүлекчәләрен сәнәгать партнерлары һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетының проект институты белән тыгызрак интеграцияләүгә ирешергә ниятли. Моннан тыш, ул университетның партнерлары белән бергә зур федераль проектларда катнашуын оештырырга, югары уку йортының фәнни-тикшеренү инфраструктурасын яңартырга һәм фәнни җиһазлар базасын булдырырга планлаштыра.
Яңа ректор белдерүенчә, «талантлы кадрларны – булачак галимнәрне һәм администраторларны тәрбияләү» эше иң мөһиме булырга тиеш.