Хезмәт хакын түләү тоткарланган очракта компенсация алу хокукын киңәйтергә тәкъдим ителде
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хакын түләү тоткарланган очракта компенсация алу хокукын киңәйтергә тәкъдим итә. РИА Новости бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
Документның шундый проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
«Хәзер эш бирүче хезмәт хакы исәпләнгән, әмма вакытында түләнмәгән очракта гына компенсация түләргә тиеш. Әгәр эш бирүче законсыз рәвештә хезмәт хакын күчермәсә, хезмәткәр түләү тоткарлану сәбәпле компенсация дә ала алмый. Бу очракта да хезмәткәр компенсация ала алсын өчен, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 236 маддәсенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә», – диелә хәбәрдә.
Мәсәлән, әгәр хезмәткәр суд карары буенча эш урынында кире торгызылган булса, эш бирүче мондый хезмәткәргә хезмәт хакы бурычын гына түли, ә бу акчаларны тоткарлаган өчен компенсацияне эш бирүче түләми, чөнки хезмәт хакы исәпләнмәгән. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, эш бирүче процентларны хезмәткәр акча алырга тиеш булган вакыттан башлап түләячәк, дип аңлатты матбугат хезмәте.