Франциянең элеккеге президенты Николя Саркозины бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Парижның апелляция суды Франциянең элеккеге президенты Николя Саркозига карата хөкем карары чыгарды, ул «телефоннан сөйләшүләрне тыңлау эше» фигуранты иде. Аны бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2014 елда Саркози үзенең сайлау алды кампаниясен законсыз финанслау турындагы эшне тикшерү турындагы мәгълүмат өчен Кассацион суд хезмәткәренә Монакода вазифа вәгъдә иткән.
Тикшерүчеләр телефон сөйләшүләренең язмаларына сылтама ясаган.